"Сәлам студент, хәлең ничек?" дигән күңел ачу программасы
23 гыйнвар көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Россия студентлары көненә багышланган "Сәлам студент, хәлең ничек?" дигән күңел ачу программасы уздырдылар. Чара күңелле иҗади атмосфера булдыру, бәйрәм тарихы һәм аның барлыкка килүе турында белемнәрне киңәйтү максаты белән узды. Алып баручылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр. Аннан соң студентлар үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр.